Логотип Казан Утлары
Шигърият

Безнең гомер

Көзләр килә инде, көзләр килә, Елак яңгырларга ияреп.

Көзләр килә инде, көзләр килә,

Елак яңгырларга ияреп.

Безнең гомер бары бер җәй генә,

Бары бер җыр гына диярлек.

Безнең гомер – бары бер җыр гына.

Каян табыйк матур сүзләрен?

Үткәннәрне якты моңга чорнап,

Каршы алыйк гомер көзләрен.

Саф сөюләр, матур хатирәләр

Үрелсеннәр гомер җырына.

Зар-моң белән җырны ямьсезләмик,

Кайгы-хәсрәт кушмыйк моңына.

Безнең гомер бары бер җәй генә,

Һәр мизгеле – үзе бер гомер.

Матурлыкка гашыйк безнең күңел,

Яшәп туймас идек барыбер. 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев