Логотип Казан Утлары
Шигърият

Билгә кадәр сакал үстер...

Тик шуны бел! Син рәнҗеткән – Кичерергә тиеш алдан.

Билгә кадәр сакал үстер,

Түбәтәй ки, намаз укы.

Ураза тот, гыйбадәт кыл,

Калсын ашау, калсын йокы.

Корбан чалдыр, әүлиядан

Дога кылдыр нигезеңә.

Амин. Аллаһ кабул итсен,

Тик син кара үз-үзеңә.

Тик син кара көзгеләргә:

Ак сакалың, кара йөзең.

Ничек сине җир йотмаган?

Күр син: Раббың ничек түзем! 
Узган юлың кан-яшь тулы,

Корган ояң туздыргансың.

Явызлыкта, кансызлыкта

Фиргавенне уздыргансың.

Балаларның күз яшьләре

Кипмәгән бит яңагында.

Хәнҗәреңне кадагансың

Җаннарына яңа гына.

Хаҗга да бар, беләсең бит,

Кичерүче Раббым Аллаһ.

Тик шуны бел! Син рәнҗеткән –

Кичерергә тиеш алдан. 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев