Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бишкәктә

Әнә ул – китап кибете – Таптым, ниһаять, таптым!.. Җаным әллә каян тоя Җылылыгын, яктылыгын Таныш төрки учакның!

Шыбыр-шыбыр, шыбыр-шыбыр… –

Бишкәктә яңгыр ява.

Иртә ява, кич тә ява...

Дымлы, салкынча һава.

Яңгыр бер дә киртә түгел,

Мин ашыгам кибеткә –

Китаплар мәгарәсенә...

Тамчылар бәрә биткә.

(Тәүге очрашуыбыздан

Бер ел үткән дә киткән).

Такси туктатам. Шофёры

Белми кая барасын.

Җәлилне белә. –

                 Айтматовның

Татар булган анасы!..

Ә Шәймиев татар халкын

Ничек алга җибәрде!..

Барыбыз да тигез идек

Зур ил таркалган мәлне...

Кайсы урам, беләсеңме?

Белмим, әмма хәтерлим:

Шәһәр үзәгенә таба –

Күргәч, үзем әйтермен.

Китап кибете янында

Язучылар берлеге...

Шофёр белми. Кыргызларның

Чиклеме мөмкинлеге?

Аларның үз дәүләтләре,

Азат, мөстәкыйль халык. –

Шофёрның күңеле тыныч,

Мин барам дулкынланып.

Күпме була кызынырга

Үзеңнең кояшыңда?..

Белергә телим: ниләр бар

Кыргызлар дөньясында!..

Яңа китаплар чыкканмы?

Кемнәр бар арасында?..

Шофёр белми күз карашым

Кайда тукталасын да.

Татар китапка табына,

Китапсыз яши алмый.

Үз дигәнен итми калмый –

Уйлап тормый, оялмый.

Шуңа, бәлки, яшидер дә

Телен, тарихын саклап.

Урау-урау юллар үтә,

Китапның хакын хаклап.

...Таныш урам. Мин шофёрны

Кинәт кенә туктатам.

Ни буладыр күңелемә,

Бу кадәр ашыкмаса?!

Төшеп калдым. Таныш йортлар.

Мин үз өемдәмени?!

Хикмәт исемдәмени дә,

Хикмәт киемдәмени?!

Әнә ул – китап кибете

Таптым, ниһаять, таптым!..

Җаным әллә каян тоя

Җылылыгын, яктылыгын

Таныш төрки учакның!

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев