Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ботакларын селкеп, каен бары төшкә керә...

Җил сызгыра, елый кебек...

Кая киткән икән каен,

Төбе генә калган.

Күңелемне шомландырып,

Ят күренә алан.

Ботакларын селкеп, каен

Бары төшкә керә.

Кайткан-киткән чакларымда

Юк ул сөйләшергә.

Җил сызгыра, елый кебек

Буш, каенсыз урын.

Яктылыкны суындырып,

Кояш карый кырын.

 

"КУ" 9, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев