Логотип Казан Утлары
Шигърият

Була сүзләр – тыныч, йомшак сүзләр...

Сөйлә, дустым, мин ишетәм сине, Мин ышанам сөйгән күзләргә.

Була сүзләр – тыныч, йомшак сүзләр,

Яфрак сулышына охшаган.

Кычкырмыйлар тамак карлыкканчы,

Мин ишетәм ләкин, ышанам. 

Була сүзләр – ничек сөйләсәң дә

Оят түгел – изге, гөнаһсыз.

Заман, мәйдан, эшләр, гөрелтеләр

Капламый һич – барысы зыянсыз.

Була сүзләр – чәнечкеле еллар

Аша карый безгә миллион күз:

Җәлил кебек ирләр... Мин ышанам.

Кычкыралар алар тавышсыз...

Була сүзләр – кычкырсаң да, ләкин

Мин ышанмыйм яман сүзләргә.

Сөйлә, дустым, мин ишетәм сине,

Мин ышанам сөйгән күзләргә.

«Казан утлары». 1969 ел, 6нчы сан.

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay
 

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев