Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бусага

Нинди хәлдә кайтып баш орырбыз туган өйгә – изге тупсага?

Киткәннәрнең җылы аяк эзен

Саклап тора сыман бусага,

Кеше кайта, Кайта туган өйгә,

Бик күп сулар аккач булса да.

 

Исән булса, үзе кайтып төшә,

Хат-хәбәре килә, соңласа,

Җилләр булып газиз җаны кайта,

Даны кайта, исән булмаса.

 

Тәүге эзгә бер басарга тиеш

Кеше, кайтып ничек булса да;

Намусыңа кара таплар кунса,

Юк, уздырмый эчкә бусага.

 

Үталмасаң әгәр аның аша,

Урын табылмаса түреңдә, –

Каһәрләнеп куылган эт кебек,

Син елларның ишек төбендә.

 

Нинди хәлдә кайтып баш орырбыз

Туган өйгә – изге тупсага?

Без узарга тиеш түргә кадәр,

Урыныннан йөрәк купса да!..

 

"КУ" 08,2016

Фото: pixabay

 
 

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев