Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чулман өстендә рәшә

Чулман өскәйләре зәңгәр рәшә, Гашыйк акчарлаклар уйныйлар. Онытылып бөтен уйларымнан, Әйләнәсем килә дулкынга.

Дулкын шавы булып гомер дәшә,

Яшел таллар яулык болгыйлар.

Чулман өскәйләре зәңгәр рәшә,

Гашыйк акчарлаклар уйныйлар.

Онытылып бөтен уйларымнан,

Әйләнәсем килә дулкынга.

Кагыласы килә синең ярга,

Атыласы синең упкынга.

Янәшәңдә бер җылыныр идем,

Дулкыннарга килә дәшәсем.

Акчарлаклы яшьлегемә кайтып,

Синең белән килә яшисем.

Акчарлаклы яшьлегемә илтче,

Туган якның зәңгәр рәшәсе

 

"КУ" 04, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев