Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөнья

Диннәр түгел, «мин»нәр тулы дөнья...

Мең ямаулы дөнья, мең яралы...

Һәр сыныкка сылтау бар чакта,

Кыйбла итеп сәҗдә кылган тараф

Кемгә – сулда, кемгә – уң якта...

Үтеп барыш юкса. Дөнья аша.

Бер ноктага илтер юлында,

Тыңлый белсәң, тынлык үзе сөйли

Хакыйкатьнең сере турында:

«Дөньяныкы – чиксезлекне урап,

Ике дөньялыкта каласы.

Курай итеп тарткан кураларда –

Киткәннәрнең кайткан авазы.

Чәчәк булып бага кемнең җаны,

Тигәнәге – кемнең дәвамы?..

Мәңгелекнең мизан тәлинкәсен

Кем давылпаз* итеп кагадыр?..»

Безнең өлеш – безгә тигән көмеш...

Артканда да җитми аз гына...

Каян килеп кая китәсене

Оныткандай, күңел азына.

Диннәр түгел, «мин»нәр тулы дөнья...

Кем ирекле монда, кем әсир?

Янчык тотып, бәхет эстәп йөри

Бәндә атлы дәрвиш-мосафир...

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев