Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөнья матур!

Колач җитмәс мөгезләре аша Яшәр өчен хокук алдыммы?

Кояш балкый... Җирдә чык җемелди...
Башын өскә чөйгән миләүшә
Җил кузгалган саен телгә килеп,
Тирә-юньгә шатлык өләшә.
Һәркемгә дә озын гомер юрап,
Тавыш бирә кәккүк урманда.
Мәңгелекнең серен укый белгән
Күрәзәче бугай ул анда.
Җирдән, күктән аңкый яшьлек исе,
Тамыр хисе белән кушылып.
Табаныма кайнар дулкын бәргән
Бу мизгелдә эрим, хуш булып.
Ак каеннар шаулый... Төз наратлар
Ерак офыкларга төбәлгән.
Югарыда сабый халәтемнең
Наз-таганы җырлап тирбәлгән!
Каршыма ук ике болан чыкты,
Дәрәҗәле, вәкарь адымлы.
Колач җитмәс мөгезләре аша
Яшәр өчен хокук алдыммы?

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев