Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дәшә мине

...Дәшә мине ера-а-к ярга Дөньяның балачагы!

Ташланыйм да дулкыннарга,
Кайларга китим агып?
Мин батасы төбәктәме,
Әллә инде йөрәктәме,
Тормышның тапсыз агы?
Озата бара уйларымны
Фәрештәләрнең сагы.
...Дәшә мине ера-а-к ярга
Дөньяның балачагы!

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев