Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әткәй иңе

Әткәң иңе кирәк таянырга. Әнкәң сүзе кирәк – исәндә, Йөзгән ярың бик тә ерак булса, Йөзгәнеңдә хәлең киткәндә.

Әткәң иңе кирәк таянырга.

Әнкәң сүзе кирәк – исәндә,

Йөзгән ярың бик тә ерак булса,

Йөзгәнеңдә хәлең киткәндә.

Алар янына күк йөзәсең син,

Кинәт шулар искә төшкәнгә.

Ярларыңны эзләп табасың син,

Яр бар икән, димәк, бар офык.

Яшәү диңгезләре ярлы булсын,

Ә офыклар торсын ымсытып.

Хыял диңгезе дә ярлы булсын,

Хәл алдырсын, сине утыртып.

Диңгез арты диңгез кичә ал син,

Офык артларында тап офык.

Хыялларның ярын билгели бел,

Әниеңнең сүзен син тотып.

Тормыш яры сиңа хәл алдырсын,

Әткәң иңе кебек утыртып.

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев