Логотип Казан Утлары
Шигърият

Эз

Ни кылсаң да, эзең кала җирдә, Тырышсаң да яшерергә хәтта.

Олы юлның тузанында

Югалттым эзләремне…

Татар халык җыры

Кала эзләр, сүзләр булып кала –

Җанга, җиргә, чорга дәва булып.

Эзләр кала сынган кылыч булып,

Мәңге сыкрар канлы яра булып.

Эзләр кала җирдә дога булып.

Җиле булып иркен далаларның.

Кала эзләр чишмә суларында,

Нигез ташларында калаларның.

Ни кылсаң да, эзең кала җирдә,

Тырышсаң да яшерергә хәтта.

Эзләр кала көрәш сөлгесендә,

Яудан килгән өчпочмаклы хатта.

Эзләр кала. Олы юлда эзләр

Җуелмый ул, тузан тузынса да.

Кала эзләр бәллү бишекләрдә,

Алкаларда, көмеш муенсада.

Эзләр кала. Кешелек бит һаман

Шул бер чатка әйләнә дә кайта.

Бары да уза, туза, китә адәм –

Эзләр сөйли җирдә нәкъ шул хакта.

Эзләр кала. Шул эзләрне таптап,

Олы юлдан һаман чаба-чаба,

Үзебез дә – кемнәрнеңдер эзе –

Ашыгабыз киләчәккә таба... 

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев