Фәлсәфи аң

Күпме генә фәлсәфәнең

Таганында атынма син,

Кем ул Гегель –

сабыйларын

Кочып сыкрар хатынга соң?

 

Газиз балаң гареп җилгә

Мәҗбүриләп бирсә антын –

Очты китте фәлсәфи аң,

Нигә аңа синең Кантың?

 

Күбрәк уйла ындыр артын,

Ешрак тыңла авыл картын,

Һәм болай да төшенерсең

Конфуцийча яшәү шартын.

 

"КУ" 10, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: