Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гаҗәеп хәл, һәр халыкта

Гаҗәеп хәл, һәр халыкта яши философ затлар.

Гаҗәеп хәл, һәр халыкта

яши философ затлар.

Андыйлар – акыллы башлар

үз кавемнәрен яклар,

көндәшләрен, мантыйк белән,

(сүз тапмаса – мылтык белән)

мәсхәрә итеп ташлар...

 Елгырлыкны  өскә куя
Галиҗәнап Табигать:

сугышсыз, сүз көрәшендә

ачыклана хакыйкать...

 Сабыр! Сабыр! Тын калыйк,

кечкенә сабак алыйк,

оппонентларны таныйк,

сизгер элпә-мембрана

кулланыйк – колак салыйк...
 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев