Гамәл китабы

Әнкәм намазлыкта. Һәр бирмеш көн

Калдырмыйча укый намазларын.

Мин бик сабый әле. Аңламыйм да

Кылган гамәлләрен, догаларын.

 

Аңлашылмаса да чит-ят сүзләр,

Әнкәм намазлыкка иелүгә,

Сөйләшергә ярамавын аңлап,

Беркем белән керешми һич сүзгә,

 

Тын утырам бер почмакка посып.

Кайчак йокыга да оеп китәм.

Ә әнкәем, бөтен эшен ташлап,

Намаз укымакта кичен-иртән... 

 

Намаз тәмам. Әнкәм намазлыктан

Күтәрелеп миңа башын бора...

«Сөбханаллаһ! Тәүфыйк, сабыр биргән,

Бәхетне дә өеп бирсен сиңа...»

 

Ни ул тәүфыйк, ни-нәрсә ул сабыр? –

Барып җитми бала акылыма.

Тик сизенәм: әнкәм илереп-илереп,

Бары яхшы теләк тели миңа:

 

«Фани дөньяларда ни кыласын

Язып куйган Гамәл китабына...

Бәрәкәтле, сөю-сәгадәтле

Гомеркәйләр насыйп итсен сиңа...»

 

Бар гамәлем: әнкәм өйрәткәнчә,

Һаман: «Амин! Амин!» – диеп торам.

Әлхәмделиллаһи, әнкәемнең

Бөтен теләкләре кабул булган.

 

Инде мин дә олыгаеп барам...

Газиз әнкәм күптән бакыйлыкта...

Бала чагым искә төшкән саен

Әнкәемне күрәм намазлыкта...

 

"КУ", 06, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: