Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гасыр-гасыр катламнарны ерып

Гасыр-гасыр катламнарны ерып Чыга күптән үткән тарихлар...

Гасыр-гасыр катламнарны ерып

Чыга күптән үткән тарихлар –

Халык иҗат иткән гүзәллекләр

Һәм хакимнәр кылган вак эшләр.

Гаҗәпләнә Кеше күреп шунда

Олылыгын үткән юлының…

Без кылганнар сокландырыр икән

Кешелекнең кайсы буынын?..
 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев