Логотип Казан Утлары
Шигърият

Газап

Үзәннәрдә үксез өзәңгеләр Өзелергә теләп өзгәләнә. Әрнүләре, киләчәккә күчеп, Җилләр булып, безнең йөзгә бәрә.

Үзәннәрдә үксез өзәңгеләр

Өзелергә теләп өзгәләнә.

Әрнүләре, киләчәккә күчеп,

Җилләр булып, безнең йөзгә бәрә.

Авыр, авыр... Безгәме соң кыен

Бу сөрәннең ятим ихласлыгы?

Безне юллар көтә, алсу таңнар,

Кылганнарны юар таңнар чыгы.

Читекләргә, итекләргә безнең

Сарыла бар да:

Пычрагы да хагы...

Өзәңгеләр өзгәләнә канда,

Давыл булып өзгәләнә тагы.

Без – җәяүле җайдак токымыннан.

Иярләрдән төштек, калды атлар.

Яңагына чаптар ялын терәп,

Иркәләнә булыр хәзер ятлар.

Җәяүлегә үрләр менү кыен,

Җәяүлегә авыр дөнья кичү.

Иң хәтәре – җәяү яшәүләрең

Тәкъдир булып, каннан канга күчү...

Хәтер сыкрый. Зарлы авазлары

Хурлык булып, безнең йөзгә бәрә.

Үзәннәрдә үксез өзәңгеләр

Өзелердәй булып өзгәләнә.

 

"КУ" 07, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев