Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гөнаhлымын сине сөйгән өчен

Җибәр кулларымны! Мин китәрмен, Гөнаhларны алып үзем белән.

Гөнаhлымын сине сөйгән өчен,

Гөнаhлысың мине сөйгән өчен.

Бәлки, Ходам, безне ярлыкарсың

Шушы утта янган, көйгән өчен.

Бәлки, Ходам, безне ярлыкарсың

Сагыш дәрьясында аккан өчен.

Сагышларга кайчак түзалмыйча

Сөю чоңгылында баткан өчен.

Гөнаhлымын өзелеп сөйгән өчен,

Җитмәгәнгә сине ташлар көчем.

Ялгыз гына үтәр сагышларга,

Җаным, сине җитәкләгән өчен.

Җибәр кулларымны! Мин китәрмен,

Гөнаhларны алып үзем белән.

Күз яшьләрең саф, гөнаһсыз булыр...

Җаннар гына... Әллә тере, әллә үлгән. 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев