Логотип Казан Утлары
Шигърият

Горур бул, дип үстерделәр мине...

Мин иректә үстем, иректә!

Горур бул, дип үстерделәр мине.

Горур булдым, диләр, ник текә?

Текә түгел, кулга гына кермим!–

Мин иректә үстем, иректә!

Тырыш бул, дип үстерделәр мине.

Тырыш булдым, диләр: бик уңган.

Уңмаган мин, тырыш кына бары!

Мин куркамын ялкау булудан.

Туры бул, дип үстерделәр мине.

Чү-чү, диләр, сөйлә сак кына?!
Каләм иясенең бурычыдыр –

Туры сүзне әйтү халкына.

Тугры бул, дип үстерделәр мине.

Тугры булдым, диләр, ник кирәк?

Яндагы яр бал күк тәмле булса,

Читтәге яр, диләр, нәкъ ширбәт.

Текә түгел, кулга гына кермим!

Уңган түгел, әмма бик тырыш,

Турыдырмын, тугры... Бу сыйфатлар

Шулкадәр үкмени куркыныч?!

 

"КУ" 09,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев