Гөрләвекләр

Язгы сулар ага, ярлар көлеп кала,

Кояш нурын эчә гөрләвек.

Тамчылары тере, күзен кыса бөре,

Гаҗәп тә соң яшәү серләре!

Шәфәкъ алсулана, офык балкып яна,

Гөрләп-шаулап ага кар суы.

Су өстендә чаткы, ай йолдызын тапты! –

Тылсымлы мәл – язның ташуы.

Гөрләвекләр акты, ярга учак яктым,

Төнне куып бии ялкыннар.

Мәхәббәттән шашкан, йолдызларга ашкан

Язларым бит шундый якыннар...

Үтте гомер, дисәм... Яшь бөреләр күрсәм,

И яктыра күңел түрләре:

Җырлап-уйнап ага, килеп җанга кага

Кояш нурын эчкән гөрләвек.
 

 

"КУ" 03, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: