Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гыйбрәтле сынау

Көннәр, төннәр буе сынау булып, ява җиргә вирус яңгыры...

Өй түрендә җил елый...

 Г.Тукай

 

Җил елыймы анда, ил елыймы? –

Бар дөньяны баскан шөбһә, шом.

Әллә Тәңрем үзе сулкылдыймы,

Җир йөзенә төбәп карашын?

 

Сабак бирә мәллә безгә Раббым?

Бугазларда – хөкем зынҗыры.

Көннәр, төннәр буе сынау булып,

Ява җиргә вирус яңгыры.

 

Ява җиргә туктый белмәс афәт,

Килә... «салкын сугыш» даулары.

Күкләр таянычы булыр микән

Яргаланган гөнаһ таулары?

 

Сулган җанга шифа бирер микән

Яраланган Сүзнең кодрәте?

Мөнбәрләргә менде таҗлы вирус, –

Чорыбызның яңа сурәте.

 

Шаһит микән кытай диварлары,

Әллә океан арты җилләре?

Кешелеккә төшкән бу михнәтнең

Кайда икән туган җирләре?

 

Кемнәр аңа яшереп гомер биреп,

Мәкер бишегендә тибрәткән?

Тарих буе килгән сынаулардан

Алалмадыкмыни гыйбрәтләр?!

 

Табалмадыкмыни үзебезне?

Иман көзгеләре – чалышмы?

Намус йөзләренә баса-баса

Дәүләтләрнең билме алышы?

 

Бер мизгелдә илләр белән илләр,

Җаннар белән җаннар чикләнде.

Мин-минлеген җиңмәс адәмнәр дә,

Үз «мин»енә кереп бикләнде.

 

Тайгак юлдан шома затлар атлый,

Табаннарын тормый дагалап,

Кайсы чатта, нинди почмакларда

Тора безне әҗәл сагалап?

 

...Һәр ыруның булган үз билгесе,

Үз тамгасы – азат, хөр тамга.

Пандемия көчләп салмас микән

«Кол» тамгасын һәрбер хөр җанга?

 

Чипләштерү, түгел сипләштерү

Иске йортның черек нигезен.

Ил-йортымның «яңа» нигезенә

Чимал булмабызмы?.. Бир түзем!

 

Кичкән кебек сират күперләрен,

Кичә халкым Бөек Сынавын.

Әллә соң бу кансыз кануннарның

Дөнья сәхнәсендә уйнавы?!

 

Сынаулардан сыгылып сынганда да,

Кемдер анда ярсый, ваксына.

Бер-береңә рухи терәк булу –

Безгә бүген иң төп вакцина.

 

Тәсбих төймәседәй тезик тә без

Кылган гамәлләрнең барысын да,

Кыйблаларга багып уйланыйк бер,

Ни диярбез Ходай каршында?

 

Аллаһының ярлыкавын сорыйк,

Яфракларны чыклар юганда.

Намус, вөҗдан, шәфкать орлыкларын

Чәчик, әйдә, чәчик һәр җанга.

 

И Табигать-Ана, кодрәтең киң,

Алчы кире син үч-каргышың...

Җил елыймы анда, ил елыймы?

Бар дөньяны баскан шөбһә, шом.

 

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев