Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иң әүвәле

Милләт өчен көрәшергә була Мөнбәрләрдән, трибуналардан. Тик ни файда милли тәрбияңне Бирәлмәгәч кыз һәм улларга.

Милләт өчен көрәшергә була

Мөнбәрләрдән, трибуналардан.

Тик ни файда милли тәрбияңне

Бирәлмәгәч кыз һәм улларга.

«Милләт» диеп күпләр лаф оралар,

Төкерек чәчеп, ертып бугазны.

Үз өендә ләкин милләтчеме

Ким дигәндә берсе шуларның?!

Сөйләшәбез уллар-кызлар белән

Һәм оныклар белән кай телдә?

Мәйдан тоткан байтак шәхесләрнең

Гамәлләре ил-көн күзендә...

Милләт исеменнән сөйләү җиңел,

Авыз чайкап була милләт дип.

Баласына үз телеңдә дәшеп

Аңлашучылар соң сирәк ник?

Дәүләт гаеплеме бу гамәлгә?

Әллә үзебезме? Белмәссең...

Милләттәшен үгетләүчеләрнең

Үз дәвамы, йәгез, кемнәр соң?

Милләттәшне үзең үрнәк булсаң –

Нәсыйхәтләү җиңел, хактан да!

Милләтчеме соң мин дигән сорау

Җанны талкый әле һаман да...

Үз милләтең юкса, үз дәүләтең –

Үзең корган гаиләң нәүбәттә!

Милләтебез саумы? Сәламәтме?

Милләтебез нинди халәттә?

Шул сорауга җавап бирим дисәң –

Үз хәлеңне җитә чамалау.

Иң әүвәле, үз хәлеңнән чыгып,

Күрү мөһим җитди чаралар!
 

 

"КУ" 06,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев