Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ил эчендә...

Чит туфракта яралганнар үз тамырын танырмы?!

Ил эченә ил сыяр.

 Халык мәкале

Ил эченә ил сыймаса,

Исән калу икеле.

Куш имәннең тамырына

Балта чапкан шикелле,

Зәгыйфьләнә,

Ава агач

Яраланса тамыры.

Чит туфракта яралганнар

Үз тамырын танырмы?!

Илгә иңеп яшәгәндә

Кичеп була давылны.

Упкыннарга илтеп салмас

Замананың агымы.

Ил эченә ил сыймауның

Мисаллары аяныч!

Читтә түгел,

Үз илеңдә

Табу кирәк таяныч.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев