Логотип Казан Утлары
Шигърият

Исән булсак...

Күбәләктәй очып кына йөргән чакта,  Дус-туганнар булган чакта яныңда – Килер заман, берьялгызым калырмын, дип, Ялгыш кына килми хәтта уеңа.

Күбәләктәй очып кына йөргән чакта, 
Дус-туганнар булган чакта яныңда –
Килер заман, берьялгызым калырмын, дип,
Ялгыш кына килми хәтта уеңа.

Ярты сүздән аңлашырдай фикердәшләр
Адым саен очрап тормый юлыңда.
Гаепләмә, кемдер сиңа үпкәләсә –
Аңлашырдай кешесе юк аның да.

Серләреңне димим әле, гади генә
Сүзләреңне сөйләп булмый читләргә.
Һәр кешенең бар нәрсәгә үз карашы.
Туры килә телләреңне тешләргә.

Юксындыра дус-туганнар, аңлашулар,
Шаярып та сөйләшүләр үзара.
Намаздан соң дога кылыр кешеләрнең
Исемлеге озая да озая.

Кемнең нәрсә язылгандыр тәкъдиренә?
Насыйп түгел безгә моны белергә.
Хәзер инде берәр план кора калсак,
Онытмыйкчы: «Исән булсак», – дияргә.

 

«КУ» 07, 2019

 

Фото: http://www.pixabay.com

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев