Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җитәр, дуслар, ятмыйк сөрсеп...

Без – Ак Бүре балалары!

Тегермән ташы астында

Орлык онга әйләнә...

 

Җитәр, дуслар, ятмыйк сөрсеп,

мышык-мышык!

Кабул итмик эт мисалын,

чинап-шыңшып...

Безне көтә

җиһанның киң далалары!

Юлга чыгыйк,

Без – Ак Бүре балалары!

 

"КУ" 02,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев