Логотип Казан Утлары
Шигърият

Изге китап эчендә сакланган бабам васыяте

Үр менәргә ныклы иман кирәк, Тәти күреп, тизрәк барып капланмагыз...

Тарих хәтере безне яттан белә, –

Аттан төшеп, ишәкләргә атланмагыз!

Тик Алыплар үтәп чыгар бурыч алда –

Вакланмагыз!

Ходай йөрәк, куәт, акыл биргән:

«Булдырдык!» дип, ярты юлда мактанмагыз...

Бер-берегезнең алдын бүлеп тапталмагыз –

Вакланмагыз!

Ир ир булсын, хатын – һәрчак хатын!

Кыбырсык дип замананы акланмагыз;

Сиблеп, чәчлеп... зур вазифа төшми өстән –

Вакланмагыз!

Үр менәргә ныклы иман кирәк,

Тәти күреп, тизрәк барып капланмагыз...

Тәңре бер ул!

Җирдә кырык Алла табып

Вакланмагыз...

Милләт яши – җиңеп алга барса,

Бер урында тора – авыру,

Таптанмагыз...

Мескен халык хатасына көн дә баса...

Вакланмагыз!

 

"КУ" 07, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев