Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайда минем Ватаным?..

Атлар утлаган киң дала, Шунда Ватаным минем. Уйнап аккан инеш яры – Шуннан башлана илем.

Дусларымның йорты кайда –

Туган җир минем шунда.

Леонид Завальнюк

 

Атлар утлаган киң дала,

Шунда Ватаным минем.

Уйнап аккан инеш яры –

Шуннан башлана илем.

Тургай чөелгән күк йөзе –

Бәхет тәхетем минем.

Әрем исенә тулышкан

Сәхрәдән искән җилем.

Татарым яшәгән төяк –

Илем, Ватаным минем.

Каеннарның аклыгыннан

Яктырып тора йөзем.

Сөйгән ярым үткән сукмак –

Шундадыр Туган җирем.

Чалгы чапкан болыннарым,

Пакуска тамган тирем.

Җиләк сибелгән аланнар,

Йолдызлар кунган күгем.

Иксез-чиксез Ватаным син,

Бер карыш артык түгел.

Учак яккан урыннарым,

Көлдә бәрәңге пешәр.

Чыгырында әйләнә Җир:

Бер Галәм, бер үк Күчәр...

Дусларым да кабатлыйлар:

Йортыбыз уртак, диеп.

Уҗым өсте – тоташ рәшә,

Шәфәкътә тора биеп.

Балалыктан калган гадәт –

«Минеке»лек үзәктә.

Көлемсерәп бик биектән

Безне кемдер күзәтә...

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев