Логотип Казан Утлары
Шигърият

...Кайларгадыр ташлап калдырулар

Китүләр ул – кителүләргә тиң: Үзем генә беләм ачыларын.

...Кайларгадыр ташлап калдырулар

Җиңел дисеңмени үткәнне син?!

Хәтта гади генә шәһәрдән дә

Китәм диеп кенә китәлмисең.

Китәм диеп кенә китеп булмый.

Китәм, китәм диеп, еллар узды...

Китәм диеп узган елларымдай

Җырларым да бераз сызланулы.

Бәхет микән, бәхетсезлек микән

Яңа ярга аяк басуларым?..

Китүләр ул – кителүләргә тиң:

Үзем генә беләм ачыларын.

 

"КУ" 08, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев