Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кайтаваз

Көн көнләшә миннән: Йөзең нигә, Нурлырак, ди, хәтта Кояштан?! Жавап кайтарамын: Билләһи, дим, Күңел кояш белән охшашкан.

Көн көнләшә миннән: Йөзең нигә,

Нурлырак, ди, хәтта Кояштан?!

Жавап кайтарамын: Билләһи, дим,

Күңел кояш белән охшашкан.

Төн көнләшә миннән: Шәүләң, әнә,

Иң чибәрне кочып югала!

Җавап кайтарамын: Билләһи, дим,

Һәрчак мәхәббәттән көч алам.

Йолдызлар да миннән көнләшәләр,

Ай, Кояшны якын күргәнгә.

Җавап кайтарамын: Билләһи, дим,

Якын якынрак һәрхәлдә.

Чулманым да еш көнләшеп дәшә:

– Дулкыннар, дип, үлеп китәсең!

Җавап кайтарамын: Билләһи, дим,

Дулкын – рухым, ни хәл итәсең?

Сандугачлар кайчак көнләшәләр:

– Безне уздырырга телисең?

Җавап кайтарамын: Билләһи, дим,

Җаным моңлы булгач, нишлим соң?

Кычытканнар кайчак көнләшәләр,

Әремнәргә башым игәнгә.

Җавап кайтарамын: Билләһи, дим,

Туган туфрак тәме килгәнгә!

Көнләшәләр, кайчак көнләшәләр,

Дус-туганнар, читләр көнләшә.

Читен булыр иде дөньялары,

Үз бәһасен кеше белмәсә!

Җавап кайтарамын кайтаваздай:

– Билләһидер серле һәр халәт!

Көнләштереп яшик дөньяларын –

Миннән сезгә изге әманәт!

 

"КУ" 01, 2018

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев