Күчеш дәвере яки Җанисәп

Хәтереңне уят,

Хәтәрлегең уят каныңда.

 

Нәсел чылбырыңа боҗра өстәп,

Син меңнәрне иярт артыңнан...

Күчеш дәверендә купмас өчен,

«Чигенмәскә!» дигән,

«Җиңелмәскә!» дигән антыңнан.

 

Төркеменнән аерылган кошлар

Һәлакәткә тарый очышта.

Бердәмлекне сыный кырыс күкләр,

Милләт өчен көрәш,

Өммәт өчен алыш-тартышта.

 

"КУ" 10, 2020

Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: