Логотип Казан Утлары
Шигърият

Керәшәләр

Тормышның упкыннары күп Өстери торган аска. Мин дә шул керәшәләр күк, Тырышам егылмаска!

Суның бормалы җирендә

Ашытның биек яры.

Шул ярда тезелеп киткән

Керәшә оялары.

Текә ярда карлыгачлар

Тапкан сыеныр урын.

Талгын гына ага Ашыт,

Тыңлап керәшә җырын.

Керәшә җыры да матур

Тыңлый белеп тыңласаң.

Сандугач күк булмаса да,

Керәшә дә кош ласа!

Керәшәләр сокландыра:

Ничек тормыйлар куркып?!

Язмышлары кыл өстендә:

Өстә – күк, аста – упкын!

Язмышлар, әйтерсең, уртак

(Юк, егылмый керәшә!) –

Кешеләр дә кошлар кебек

Яшәү өчен көрәшә.

Тормышның упкыннары күп

Өстери торган аска.

Мин дә шул керәшәләр күк,

Тырышам егылмаска!

 

"КУ" 01, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев