Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хакыйкать бер

Ахыр чиктә хаксызлыгын таныр. Тик тәүбәгә генә соңга калыр...

Мең каһәрле, мең газаплы – сугыш.

Сугыш – үлем, сугыш – кеше суеш.

Ничек диеп кенә аталмасын,

Үзгәртмәс ул мәгънә атамасын.

Акны – ак дип, хакны – хак дип әйтү

Тыелса да, кара – ак булалмас.

Җинаятьне – изге гамәл диеп

Атап кына, ялган – хак булалмас.

Без – капчыкта ятмас, хакыйкатьне

Күпме яшерергә тырышсаң да.

Хакыйкать – бер: җан калдырыр тәнне, –

Бер азакка дучар – кол да, хан да.

 Гамәленә карап кол да, хан да

Үз әҗерен йә җәзасын алыр.

Үзен Алла диеп уйлаучылар

Ахыр чиктә хаксызлыгын таныр.

Тик тәүбәгә генә соңга калыр...
 

 

"КУ" 06, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев