Логотип Казан Утлары
Шигърият

Халкым минем

Халкым минем – шанлы халык ла ул, Еракларга киткән даны да.

Халкым минем – шанлы халык ла ул,
Еракларга киткән даны да.
Дөньякүләм шөһрәтләре аның
Тарихларда күпме языла.


Халкым минем – көчле халык ла ул,
Күпме яулар белән сыналган.
Әрсезлеге, үткенлеге өчен
Күпме түзгән, күпме кыйналган...


Халкым минем – затлы халык ла ул,
Затлылыгы аның каныннан.
Калфагыннан, читек, түбәтәйдән
Татарымны шундук танырлар.


Халкым минем – зирәк халык ла ул,
Мәгърифәтле, аңлы, белемле.
Ата-бабаларың – онытмаган!
Онытма син туган телеңне!


Халкым минем – сабыр халык ла ул,
Сынаулардан сынмый узарлык.
Тагын да зур үрләр яулау өчен
Бер-беренә кулын сузарлык.


Халкым минем – тапкыр халык ла ул,
Үзен-үзе саклар җай табар.
Сынатмаслык көче-гайрәте бар!
Мәңге яшә, халкым, и татар!

 

"КУ" 03, 2023

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев