Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хөкем

Ярыдагы терек яралгыдай, туар мөддәт көткән илләр бар. Татарстан сине нинди төстә күрде икән безнең элгәрләр?

Ярыдагы терек яралгыдай, туар мөддәт көткән илләр бар.

Татарстан сине нинди төстә күрде икән безнең элгәрләр?

Ничә буын Ил-йорт нигезенә өсти килгән алтын ниргәсен.

Татарстан газиз милләт хакын даулар өчен иңдең җиргә син.

Фәрештәләр «Амин» пышылдаган, баба туфрагына иелеп.

Татарстан,үсә алырсыңмы ыруг күзаллаган ил булып?

Әманәткә тугры өммәтебез акылының салган бар көчен.

Татарстан, куандырсаң иде дәүләт тоткан кавем варисын.

Ил-ат рухы туры торсын, диеп, күпме дәвамчылар иң куйган.

Татарстан, күкләр сынап бага – син яшәргә хөкем ителгән,
син я-шәр-гә хөкем ителгән!

"КУ" 07, 2019

Фото: https://pixabay.com

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев