Логотип Казан Утлары
Шигърият

Китаплы кич

Әбиемә дә, миңа да Рәхәт китаплы бу кич, Узмасын иде ул һич!

Әби миңа әкият укый –

Кулларында китабы.

Үзем укый белмәгәнгә

Ялынам: «Укы тагы!»

Көн үткән дә, җиткән кич,

Ягылган бик җылы мич.

Миңа да, әбиемә дә

Рәхәт китаплы бу кич.

 

Инде мин укыйм әбигә –

Кулларымда китабым.

Начар күрәләр күзләре:

–Укы, – ди, – улым, тагын!

Кышкы кичтә, җылы мич,

Әбиемә дә, миңа да

Рәхәт китаплы бу кич,

Узмасын иде ул һич!

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев