Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күперләр

Сакла мине бу дөньядан. Сакла мине үз-үзеңнән. Һәм – үземнән.

Сакла мине бу дөньядан.

Сакла мине үз-үзеңнән.

Һәм – үземнән.

Нәфес ертып

Киерелгән көн күзеннән.

Сакла хәтта йөрәгеңнең

Йөрәгемдә тибүеннән...

Минутларның –

Мәңгелектәй –

Көчен җуеп кимүеннән.

Сакла мине...

Яхшы-яман

Гел янәшә йөри, әнә...

Үз-үзенең – Алласы да,

Иблисе дә чөнки бәндә.

Җирдән Күккә күперләрнең

Сагында тор иртә-кичен...

Тор сагында!

Без дөньядан

Беркөн... керсез китсен өчен.

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев