Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыл урта...

Мин йоклыйм дияргә өлгермим, төн дәшә йолдызлы күгенә!

Кыл урта.

Кара төн, әйтерсең,

урынын җәяргә иренеп,

ак мендәр күпертеп куйган да,

чәйнеген тергезә үрелеп.

Дегеттәй каһвәле чынаяк...

Тез чәнчеп, тәрәзә төбендә...

Мин йоклыйм дияргә өлгермим,

төн дәшә йолдызлы күгенә!

Йолдызлар тынлыгы. Кара төн.

Җем дә җем күз кыса һәр тараф...

Йолдызлар санаучы җүләрләр

Ят аңа. Таш кала битараф.

Каһвә бар. Тәрәзә төбе һәм...

(ярый ла тәмәке пыскытмыйм!)

Сагыну...

Йолдызлы, маэмайлы җандагы

авылны кузгатмый

ничекләр түзәсе?..

Кыл урта –

Бу йокы кая соң, йә Газыйм.

Сүнегез, таш кала утлары!

Авылның ак шәмен кабызыйм.

Кыл урта.

Тәрәзә төбе һәм чынаяк.

Каһвәсе суынган.

Ап-ак шәм «чәпе-чөп» кафельгә.

Такта чәй чокчынам шкафымнан...

 

"КУ" 01, 2022

Фото: архив

(фотода автор үзе)
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев