Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кылганнар

Кылганнар, кылганнар... Белмим ни кылганнар? – Изгелек? Явызлык?

Кылганнар, кылганнар...
Белмим ни кылганнар? –
Изгелек? Явызлык?
Әллә тик торганнар,
Әллә бар булганнар,
Әллә юк булганнар.
Үзләре йөгерә,
Йөгерә каядыр,
Чәчләре чал инде,
Җаннары чаядыр.
Ияртә алмассың,
И Вакыт, таяндыр.
Йөгереп, йөгереп,
Бер адым китмәгән,
Максатка җитмәгән,
Үз-үзен чикләгән.
Рәхәт тә күрмәгән,
Газап та чикмәгән.
Ашыгу, ашкыну
Юлларын каплаган,
Үз-үзен югалткан
Һәм үзен тапмаган.
Югала-югала
Өметен саклаган.
Бу сезнең биләмә,
Мин анда һич кермәм.
Ул кысыр өметне
Җаныма, юк, төрмәм.
Кылганга кушылып
Йөгермәм, йөгермәм...

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев