Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кыйбла барлау

Онытмыйбыз микән балалардан «Кыйблаң кайда?!» диеп сорарга.

Азан ишетелми, чаң да сукмый

Торган болганчык бер заманда,

Тау кадәрле күчтәнәчләр төяп,

Әнкәй килгән иде Казанга.

Автобустан аны каршы алдык.

Әйберләрен көчкә күтәреп,

Өйгә кайтып кергәнебез истә...

Бик күп мәлләр, хәлләр истә юк.

Ни сөйләшкән, ниләр пешергәннәр...

Хәтеремдә түгел берсе дә.

Тик бер сүзе җанга уелып калды:

Сискәндерә исемә төшүгә.

Өйгә кайткач, чәйләр эчеп алгач,

Чыкты да ул тәһарәтләнеп:

«Кыйбла кайда? – диеп сорап куйды.

– Беләсеңме кайда икәнен?!»

Мин аптырап калдым. Белми идем:

Кайда мәшрикъ, кайда мәгърип...

Бергә фикерләшеп, карар кылдык:

«Кыйбла шул тарафта булыр...» дип.

Кыйбла мәсьәләсе хәл ителгәч,

Озак итеп, намаз укыды.

«Кыйблаң кайдалыгын белмәгәч... – дип,

Үзалдына сөйләп утырды. –

Син бит андый түгел идең, балам,

Менә ышан син бу яшьләргә...

Кыйблаңны да белми, бу дөньяда

Нинди максат белән яшәргә?..»

Оят иде миңа. Җир тишегенә

Керер булдым, әгәр ярылса.

...Ярый ла ул әнкәң исән чакта

Тоткан кыйблаң дөрес табылса.

2

...Сиңа килдем, әнкәй! Кабереңә.

Йөземне юнәлттем кыйблага.

Аллаһудан сиңа – җәннәт түре,

Үземә ярлыкау сорарга.

Әнкәй, әнкәй! Рәнҗеп ятма миңа!

Тапкан кыйблам мәңге югалтмам.

Имансызлар, кыйбласызлар белән

Уртак гамәл, уртак юл сапмам!

Кемнәр белән генә аралашсам,

Йөрсәм дә мин хәзер кайда да,

Беренче эш итеп кыйблам барлыйм,

Калебемне юнәлтәм кыйблага.

Күптән булган хәлләр исемә төшеп,

Кайнар тиргә баттым кабаттан...

Кылмыйбызмы икән гамәлләрнең

Үкенерлекләрен азактан?!

Без кыйбланы, шөкер, таптык та бит...

Күңел тыныч түгел шуңарга:

Онытмыйбыз микән балалардан

«Кыйблаң кайда?!» диеп сорарга.

 

"КУ" 3, 2020

Фото: архив

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев