Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мең яшә...

Синең асыл битләреңә халкымның җаны сыйган.

Йөзьяшәр «Казан утлары» журналына

Син мәңгегә килгәнсеңдер, – татарның үзе сыман.

Синең асыл битләреңә халкымның җаны сыйган.

Гарәп, латин, кириллны да хәтерең белә, таный...

Бер гасырлык аксакал син, йөз яшь тутырган сабый.

Тәүге саның чыккан көнне әйткәннәрдер: «Йөз яшә!»

Син элек тә, син бүген дә безнең белән янәшә.

Уздың каралмый, таралмый караңгы еллар аша.

Синең аша безнең язмыш чорлар белән тоташа.

Халкым сиңа үткәннәрдән, киләчәктән эндәшә:

«Йөзең саклап, Йөз яшәдең, хәзер инде Мең яшә!»
 

"КУ" 01, 2022

Фото: архив

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев