Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин борылып китәм Мөслимнән...

...Аңламаслар мине! Аңлар бары Үзе бу хәлләрне кичергән.

...Аңламаслар мине! Аңлар бары

Үзе бу хәлләрне кичергән.

Ничә тапкыр, Баегыма керми,

Мин борылып киттем Мөслимнән.

Элек булса, әнкәм исән чакта!

Шундый гамәл эшләр идемме?

Баегыма кайтып тормый гына,

Кире борылып китәр идемме?!

Туган нигез дә бар, йорт та исән,

Каралты-куралар, абзары...

Бәрәңге бакчасы, су буйлары...

Газиз әнкәм генә юк бары...

Намазлыгы, тәсбихы, Коръәне… –

Әнкәмне юксына һәммәсе...

Тик бер генә тапкыр урамнарда

Чалынып китсә иде гәүдәсе...
Их! Исән булсамы? Җиде төндә

Юллар сабып кайтыр идем лә...

Һава ярып килгәнемнән тоеп,

Йөгереп чыгар иде үзе дә...

Сарылыр иде килеп иңнәремә,

«Бәбекәем, кайттыңмы?! – дип. –

Синең өчен генә сакладым...» – дип,

Куяр иде тәм-томын өеп...

Ул бит фанидагы бар гомерен

Балаларым диеп яшәде.

Күпме ялварсам да, кайтмас әнкәм,

Зиратларда ята – җәсәде.

...Кичерегез мине, авылдашлар!

Җаным бизмәсә дә һич сездән –

Бүген тагын Баегыма керми,

Мин борылып китәм Мөслимнән... 

 

"КУ" 06, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев