Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мона Лиза кебек серле ханым

...Мона Лиза кебек серле ханым Төшләремдә йөрде тулганып... И сөеклем! Иркәм! Газиз ярым! – Син булгансың икән ул ханым.

Мона Лиза кебек серле ханым
Кергәнгәме әллә төшемә,
Бүген кинәт кенә,
Париж, Париж,
Син килдең дә... төштең исемә.
Әле кайчан гына – май аенда,
Җилләр белән бергә лыбырдап,
Йөргән идем синең урамыңда...
Йөргән идем синең Луврда!
Буйдак чаклар күптән артта калды...
Кырык елга бераз соңарып,
Мона Лиза кебек серле ханым,
Ник төшемә кердең соң әле?
Париж, Париж!
Сине инде бүтән
Мин сагынмам, дигән идем дә...
Бүген менә Эйфель, Монмартрның
Чагылышын күрдем Иделдә.
...Мона Лиза кебек серле ханым
Төшләремдә йөрде тулганып...
И сөеклем! Иркәм! Газиз ярым! –
Син булгансың икән ул ханым.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев