Логотип Казан Утлары
Шигърият

Монда бар да үзгә. Күкләр сыек зәңгәр.

...Анда – ургып чапкан поезд тәрәзендә Уелып калды болыт. Кургаш-кургаш. Сагыш тоташ. Беләсеңме, синең сагыну миңа Үлчәп теккән кебек! Шундый таман.

Монда бар да үзгә. Күкләр сыек зәңгәр.

Дөнья тоташ кояш һәм... яланбаш.

...Анда – ургып чапкан поезд тәрәзендә

Уелып калды болыт. Кургаш-кургаш.

Сагыш тоташ. Беләсеңме, синең сагыну миңа

Үлчәп теккән кебек! Шундый таман.

Һәм тәмәке төтенедәй төн уала анда. Ə мин монда

Син озаткан көнне каршы алам.

Үзем һаман ят шәһәргә якыная барам.

(Моңа кадәр ятсынылган. Хәзер тансык сыман!) Хак, әлбәттә –

Бу бәхетне бәяләргә кирәк. Монда син бит әнә

Үз-үземнән яшьрәк, дисең, мине. Ун сәгатькә.

Ə, гадәттә... Яшь гел онытыла. Җә, тын торма!

Əйт, ни халәт соң бу?! Һәм кай үлчәм?!

...Синсез синең белән гәпләшүем. Ə анда төн. Чү!

Йоклыйсыңдыр. Үзем белән үзем пышылдауга күчәм.

 

"КУ" 09, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев