Намусы кушканча яшәгән адәмгә

Намусы кушканча яшәгән адәмгә
Тереклек итүе бик кыен заманда;
Куштанлык – мактаулы, туры сүз әйтүче
Әйләнгән вакытта иң соңгы яманга;
Кулыннан эш килмәс кадерле кызына
Берәүләр урлашып, йорт салган чагында;
Әйтерсең, бар нәрсә, хәтта ки дөньясы
Корылган дәвердә хәйләгә, ялганга;
Әдәбең, әхлагың – искелек калдыгы
Саналып, заманга яраксыз булганда;
Башкалар күзендә син кадим мулладай,
Тик читтән таягың селкетеп торганда;
Күңел бит (нишлисең?!) һаман да ышана
Яманлык тез чүгеп, яхшылык җиңүгә.
Югыйсә ничә кат теленгән йөрәгем
Төрелгән меңдә бер әрнүле ямауга.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (14)
Осталось символов:
  • 25 февраль 2022 - 16:42
    Без имени
    Әфәрин.
  • 26 июнь 2021 - 22:24
    Без имени
    Бик мәгънәле шигырь! Күңелдәге - шигырьдә!
  • 26 июнь 2021 - 14:35
    Без имени
    Бик эчтэлекле , матур шигырь!!!!!! Молодец! Без булдыоабыз! !!!!!
  • 16 июнь 2021 - 19:03
    Без имени
    ?????
  • 15 июнь 2021 - 12:31
    Без имени
    Бик матур , мэгьнэле шигырьлэр! Афоризмы!!!!!!!
  • 15 июнь 2021 - 10:10
    Без имени
    Молодец??
  • 15 июнь 2021 - 09:19
    Без имени
    Лениза молодец !
  • 14 июнь 2021 - 21:32
    Без имени
    Супер
  • 14 июнь 2021 - 21:29
    Без имени
    Булдырасын, Линеза!!!
  • 14 июнь 2021 - 21:28
    Без имени
    Лениза Валиева тирэн эчтэлекле шигырь язган. Тавышым ана. Молодец.
  • 14 июнь 2021 - 20:59
    Без имени
    МОЛОДЕЦ ЛЕНИЗА ???
  • 14 июнь 2021 - 20:29
    Без имени
    Молодец, Лениза, вперёд!!!
  • 14 июнь 2021 - 20:23
    Без имени
    ??
  • 14 июнь 2021 - 20:15
    Без имени
    ???