Логотип Казан Утлары
Шигърият

Наратлар үрмәли күккә

Урман һавасы саф, җиләс, Агачка үлән сарган. Сарылган да тирә-юньне Сихри бер ямьгә манган.

Наратлар үрмәли күккә,

Аяк астында ылыс.

Нарат ылыслары кебек

Яшәү чәнчүле, кырыс.

Урман һавасы саф, җиләс,

Агачка үлән сарган.

Сарылган да тирә-юньне

Сихри бер ямьгә манган.

Күл өстендә – пар үрдәкләр,

Күл буенда – гашыйк пар.

Күл янында тирәлектә

Моңлы бер тынычлык бар.

Искән җилгә яшел үлән

Назланып башын ия.

Туган ягым, табигатең

Яшәр өчен көч бирә.

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев