Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әни

Җәйләрсез калсагыз, аңларсыз: Җәйләрсез калсагыз, янарсыз. Җәйләрсез бу тормыш, ай, җайсыз, Кояшсыз яшәү ул – уңайсыз.

Тиз үтте җиләкле җәйләрең,

Суынды ясалган чәйләрең.

Юксына шул сине ал гөлләр,

Җырыңны үз итте топольләр.

Син киттең. Моң китте. Җәй китте,

Без ничек яшәрбез җәйләрсез?!

Таңнарда пышылдый чишмәләр:

«Җәйләрсез яшәве, ай, җайсыз...

Тормышны җәйләрсез җайларсыз...»

Җәйләрсез калсагыз, аңларсыз:

Җәйләрсез калсагыз, янарсыз.

Җәйләрсез бу тормыш, ай, җайсыз,

Кояшсыз яшәү ул – уңайсыз.

Өметсез кешегә нишләргә?

Серемне чишәрлек Кешем юк,

Җәйләр күк, кер, Әни, төшләргә.

 

"КУ" 06, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев