Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ничә гасыр ярларына тулып...

Тар үзәнле халык түгел лә без, Болай булу тиеш түгел лә!

Ничә гасыр ярларына тулып

Сабыр гына аккан Казансу

Кечерәеп калган, суы кимеп.

Чикләре тар! Бик тар! Ямансу!!!

Чуерланган кирмән ташын юып,

Төпкеленә серен сеңдергән

Тарихыбыз ачылсынга дипме,

Казансуның суы кимегән?!

Яманнарын гына язма, Хода!

Иркенлек соң кемнәр кулында?! 
...Хәтта елга яры кысанайган,

Кимсетелгән кирмән буенда.

Яр буенда уйга батып йөрим:

Казансуның төбе күренә...

Тар үзәнле халык түгел лә без,

Болай булу тиеш түгел лә!

Мин ышанам – кайтыр әле язлар!

Үзәннәр бит әле кипмәгән:

Ярлары бер тулыр, ташкын булыр,

Җимерелер дамба-киртәләр...

«Казан утлары». 2011 ел, 2нче сан.

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев