Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нигә салкын бүген кояш нуры?

Төче дигән сулар тозлыланган, Әллә кеше, әллә дөнья соң бозылган?

Нигә салкын бүген кояш нуры?

Ник сусауны басмый чишмә суы?

Наздан бүген никтер күңел ярсый,

Җәйдән тәнем тынычлыкны тапмый.

Берүзем мин, ләкин ялгыз түгел,

Гөл-чәчәктән генә тормый безнең гомер.

Тынычлыкны эзләп узып бара еллар,

Тик башларда һаман җилле уйлар.

Яуган яңгыр юешләтми тәнне,

Авыз сизми ризыктагы тәмне. 
Тизләнәбез, куган булып дөнья,

Тик табабыз нәни генә оя.

Никтер чайкалабыз без җилләрдә,

Ни соң җитми безгә бу җирләрдә?

Күрәзәче тик юрасын киләчәкне,

Тик аңламас ул тиле йөрәкне.

Күтәрелгән тузан кире төшми юлга,

Уңга дигән юллар каерыла сулга.

Төче дигән сулар тозлыланган,

Әллә кеше, әллә дөнья соң бозылган?

 

«Казан утлары». 2009 ел, 7нче сан.
 

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев