Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нинди бәхетлеләр булганбыз бит

…Ярты гомер киткән инде үтеп, Үткәннәрне киләчәктән көтеп.

Чаба-чаба,

Куып җитәбез, дип,

Без бәхетне узып киткәнбез бит…

 

Нинди бәхетлеләр булганбыз бит,

Үзебез генә белмәгәнбез бары.

Бәхетеңне табу җиңел икән,

Авыр ул бәхетне танулары.

Бәхет һәрчак артык алда кебек,

Булмас сыман аны куып җитеп.

…Ярты гомер киткән инде үтеп,

Үткәннәрне киләчәктән көтеп.

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев