Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әннәй

...Әби дә юк бүген, әни дә юк – Берсе дә юк инде сорарга.

«Әни», диләр, яки «әнкәй», диләр –

Күпләр шулай дәшә үз итеп.

Әни, диеп йөрсәм әнине мин,

Сөйләмәс тә идем сүз итеп.

Бер карасаң, монда искитәрлек

Аерма юк кебек әллә ни:

Мин әбине «әнкәй» диеп үстем,

Әниемә дәштем «әннәй» дип!

«Ән-нә!» диеп телем ачылгандыр...  

«Әннәй», бәлки, шуннан киләдер?! –

Моны белсә, әби беләдер дә,

Моны белсә, әни беләдер...

Әни эштә булган... Мин, күрәсең,

Әби белән күбрәк йөргәнмен:

Бәлки, шуңа «әнкәй» дигәнмендер –

 Әни кебек кабул күргәнмен?!

Җәйләүләрдә сыер сауды әннәй,

Кибетче дә булды соңыннан...

«Әннәй, прәнник бир әле!» – дип, мине

Үчеклиләр иде сеңелләр.

Әни-әнкәйләргә «инәкәй» дип,

Дәшә күпләр безнең якларда...

И, ояла идем, әниемә

«Әннәй», диеп әйткән чакларда.

Шулай дигәнемне ишетсәләр,

Кызлар көләр төсле иде бик...

Мәктәп бетергәнче, «әннәй», дидем –

Әйтәлмәдем тәки: әни, дип!

Казаннарга киткәч, гел «әни» дип,

Читенсенеп дәштем әнигә.

Шул чакларны искә төшерәм дә...

Кыен булып китә әле дә.

Әни сүзе – изге, кадерле сүз,

Газиз миңа «әннәй» сүзе дә.

Әннәй, дисәм, дөньям балкып китә,

Кояш яна кебек йөземдә!

«Әннә!» диеп, телем ачылгандыр –

 «Әннәй», бәлки, шуннан киләдер...

Моны белсә, әби беләдер дә,

Моны белсә, әни беләдер!

Их, сорарга иде үзләреннән

Җайлы вакыт табып берара...

...Әби дә юк бүген, әни дә юк –

Берсе дә юк инде сорарга.
 

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев